Әлмәттә студентлар көнен бәйрәм иттеләр
Бәйрәм хөрмәтенә студентлар өчен ярышлар оештырылды.
Яшьләр ике юнәлештә ярыштылар: мини-футбол һәм киберспорт. Чара бер үк вакытта ике мәйданчыкта - Әлмәт шәһәренең футбол буенча спорт мәктәбендә һәм "Фабрика" үзәгендә узды.
Студентлар үзләрен бик яхшы күрсәттеләр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча: НХЛ номинациясендә:
1 урын - Фәйрушин Вилдан Марат улы ГАПОУ "Әлмәт медицина көллияте"
2 урын-Минһаҗетдинов Камил Тимур улы колледж КИУ
3 урын - Шәймәрданов Данис Айдар улы "ТИСБИ" идарә университеты
ИФА номинациясендә:
1 урын - Башкиров Андрей Сергеевич колледж КИУ
2 урын - Бибанин Глеб Дмитриевич «ТИСБИ Идарә университеты»
3 урын-Федоров Илья Анатольевич колледж КИУ
Иң яхшы капкачы булып Лотифуллин Ислам, ә иң яхшы һөҗүмче булып, Әмин Алиев танылды.
Мини-футбол категориясендә:
1 урын-КИУ колледжы командасы
2 урын - ТИСБИ идарә университеты.
Футбол буенча турнирда беренчелекне Казан инновацион университетының Әлмәт филиалы командасы алды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа