Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф һәм фән министры «Татарстан электрон мәгарифе»н көйләп бетерү вакытын әйтте

«Татарстан электрон мәгарифе» яңартылган системасының барлык сервисларының эшен ахырга кадәр көйләү дәвам итә.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Якын арада система штатлы режимда эшләячәк», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Ул искәрткәнчә, ата-аналар Россия Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм үз балаларының профильләрен булдырырга тиеш. «Бу республикада яшәүчеләрнең күпчелеге өчен яңалык. Әмма барлык адымнар да эшләп бетерелсә - проблемалар тумаячак», - диде спикер.

Аның сүзләренчә, ата-аналарның мөрәҗәгатен исәпкә алып, 22 гыйнвардан мәктәпләрдә яңартылган системага өстәмә авторизация ысулы сыйфатында керү өчен логин һәм пароль алырга мөмкин булачак, дигән карар кабул ителгән.

info.edu.tatar.ru адресы буенча системада укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен яңалыклар турында мәгълүмати белешмә урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса