Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт һөнәри көллияте студентлары төбәкара бәйгедә җиңү яулады

Бәйге квиз форматында уздырылды.

20 декабрьдә һөнәри белем бирү оешмалары студентларының финанс компетенцияләрен тикшерүгә юнәлдерелгән эшлекле уен узды.

Уен квиз форматында уздырылды һәм 5 раундны үз эченә алды.

Проект төбәкара, анда 11 төбәк катнашты. Оештыручы Россия Федерациясе Үзәк банкының Волга-Вятка баш идарәсе.

Татарстан Республикасыннан 22 команда катнашты, дөрес җаваплар саны һәм җавапларның тизлеге буенча иң яхшы команда дип икътисад дисциплиналары укытучысы Әхмәдиева Эльвира Рәсүлевна җитәкчелегендәге Әлмәт һөнәри көллияте командасы танылды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса