Әлмәт политехника техникумы студенты Кремльдә В. Путин белән очрашуда булды
Ул - Илья Замарацких.
Дәүләт башлыгының һөнәри осталык буенча чемпионат җиңүчеләре һәм остазлары белән очрашуында Әлмәт политехника техникумы студенты Илья Замарацких Путинга югары уку йортына гуманитар белгечлек - юриспруденция яки филология буенча укырга керү турында уйлаганын, әмма программалаштыру белән шөгыльләнергә карар иткәнен сөйләде.
"Юриспруденция, телләр һәм программалаштыру - барысын бергә бәйләп була, бу кызыклы, әһәмиятле һәм мөһим белемнәр кушылмасы булырга мөмкин, чөнки бүгенге көндә һәм үткәндә барлык казанышларга төрле дисциплиналар берлегендә ирешелә", - дип билгеләп үтте президент.
Фото: Әлмәт политехника техникумы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа