Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәгариф идарәсе җитәкчесенә автомобиль тапшырдылар

Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

Республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәгариф системасы муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә нигезләнә. "Мәгариф - республиканың киләчәген формалаштыру өчен нигез. Сезнең мобильлек һәм нәтиҗәлелек күбесенчә оператив эшләргә мөмкинлек бирүче транспорт булуга бәйле", - диде ул.

Татарстан Рәисе РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримовка яңа машиналар сатып алуда ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильләрнең символик ачкычын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды. Җирле белгечләр 49 яңа «Лада Веста» автомобиле алдылар. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. 

 

Фото: Ирина Павловскаяның шәхси сәхифәсе

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса