Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дәүләт Думасында мәктәп укучылары өчен өй эшен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Мәктәп укучылары һәм укытучыларга йөкләнешне киметү өчен балаларга өй эше бирмәскә кирәк.

«Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Улым минем депутат булуымны белүгә үк өй эшен гамәлдән чыгара торган закон кабул итүне сорады. Бүген Мәскәү ата-аналары белән очрашуда мин вакыт җитүен аңладым. Бу – дөнья күләмендәге тәҗрибә. Балалар һәм укытучыларга йөкләнешне киметү барысына да файдага гына булачак», - дип искәртте парламентарий.

Даванков якын арада бу мәсьәлә хакында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты белән фикер алышырга вәгъдә итте.

 

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса