Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйгеләр һөнәри осталыкны арттыра

Әлмәт политехник техникумы кызыклы һәм бай эчтәлекле тормыш белән яши.

Студентлар төрледән-төрле конкурсларда, олимпиадаларда, форумнарда, төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә катнашалар - әзерләнергә һәм катнашырга гына өлгер. Әмма бер шарты бар: «Катнаш һәм җиң» девизын онытма!

2023 елда да гаять саллы һәм киң колачлы интеллектуаль бәйгеләр көтелә.

Февраль азагында «Машина төзелеше» 15.00.00 белгечлекләренең эрелән-дерелгән программасы буенча укучылар арасында һөнәри осталык республика олимпиадасы үтәчәк. Аның төп максаты - «Профессионалитет» федераль проектының төп күрсәткечләрен тормышка ашыру кысаларында студентларның һөнәри компетентлылыгын тагын да камилләштерү максатында алар арасыннан иң сәләтле һәм талантлыларын ачыклау, урта буын белгечләрнең һөнәри әзерлек сыйфатын тагын да яхшырту. Олимпиадада Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашачак.

Шулай ук мартта традицион рәвештә безнең техникум базасында үз студентларыбыз арасында «Яшьлек. Иҗат. Заманчалык» фәнни-тикшеренү эшләре (проектлары) конкурсы булачак. Әлеге конкурсның төп максаты исә «Профессионалитет» федераль проектын популярлаштыру кысаларында талантлы яшьләрне ачык-лау һәм аларга ярдәм итү, студентның шәхес буларак интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерүдән гыйбарәт. Конкурста ел саен 8 юнәлеш буенча 90 нан артык студент катнаша. Болар: социаль-гуманитар, гомуми белем бирү, гомуми һөнәри, информацион-коммуникацион дисцип-линалар, «Үсеш ноктасы», нефть, электротехник, автомеханик, төзелеш, икътисади, техник һәм конструкторлык идеяләре кебек махсус дисциплиналар.

Агымдагы елда да үзлә-ренең интеллектуаль мөм-кинлекләрен күрсәтергә теләүчеләр аз булмас дип ышанабыз.

 

23 мартта традиция буенча безнең техникум базасында тагын бер мөһим чара үтәчәк. Бу  - «Информатика һәм хисаплау техникасы» 09.00.00 белгечлекләренең эреләндерелгән төркеме буенча һөнәри осталык республика олимпиадасы.

 

Елның-елында әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының төрле уку йортларыннан 20 дән артык студент катнашып килә. Биремнәр арасында - тестлау һәм белгечлек буенча бурычларның төп үтәлеше һәм башкалар. Моннан тыш укытучылар өчен ел саен төрле чаралар, шул исәптән түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм башкалар үткәрелә.

Быел да төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашучылар күп булыр һәм алар интеллект һәм белем тирәнлеге ягыннан сынатмаслар, ә аеруча талантлылар җиңү яулар дип ышанып калабыз.

Наҗия Хәйдәрова,
ӘПТның фәнни-методик бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса