Безгә язалар
13 февраль көнне Мәмәт мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективы Әлмәт районы мәктәпләре арасында старт алган «Милли мәдәниятләр» фестиваленә кушылды.
«Без данлы татарлар» шигаре астындагы чыгышларны балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге директоры Тимур Садыйков, директор урынбасары Диләрә Җиһаншина, методистлардан торган мәр-тәбәле жюри карады.
Инглиз теле укытучысы Ильмир Шәфыйков белән 6 нчы һәм 9 нчы сыйныф укучыларының дәртле, җырлы-биюле сәламләү чыгышы кунакларны бәйрәм рухына кертеп җибәрде. «Сабантуйга бүләк җыю» йоласы, татар теле, технология укытучысы Гөлнур Миннегалимова үткәргән «Татар курчагы ясау» осталык дәресләрендә укучылар барлык сәләтләрен күрсәттеләр.
Татар халык милли ашларын тәкъдим итү бәйгесенә татар чәк-чәген сайлау бик отышлы килеп чыкты. Аны җиренә җиткереп мәктәп директоры Миләүшә Гыйләҗева үзе яклады. Шулай ук аны кунакка алып бару, бүләккә бирү өчен бизәү осталыкларын да эшләп күр-сәтте. Чарада милли ризык-лар күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Кунаклар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булып, Мәмәт авылы тарихын чагылдырган экспонатлар белән таныштылар.
«Кул эшләрем - җанга сихәтем» дигән тема астында укытучылар һәм укучыларның кул эшләнмә-ләре, нәсел шәҗәрәләрен-нән торган бай күргәзмә дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Ләлә Ситдыйкова, Мәмәт мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа