Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чит илдә яшәүче Россия укучылары мәктәптә йомгаклау имтиханнарын тапшыра алмаячак

Хөкүмәт чит илләрдә яшәүче Россия укучылары өчен 2023 елда йомгаклау имтиханнарын тапшыру үзенчәлекләрен раслады – алар дәүләт йомгаклау аттестациясен уза алмаячак.

Мондый хәл «дустанә булмаган илләрнең гамәлләре аркасында оештыруда кыенлыклар килеп чыгу» сәбәпле барлыкка килде, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Шулай итеп, укучылар белем алу турындагы документларны арадаш имтиханнар нигезендә алачак. Үзенчәлекләр илчелекләр каршындагы мәктәпләрдә укучы, читтән торып укучы яки гаиләдә белем алучыларга кагылачак.

Шул ук вакытта, 2022 елның беренче яртысында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан Россиягә килгән һәм уку елын биредәге мәктәпләрдә тәмамлаган укучылар арадаш аттестация нәтиҗәләре буенча төп гомуми яки урта белем турында аттестатлар ала алачак, шулай ук аларга 9 сыйныф өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) яки гамәлдәге тәртипләр нигезендә Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру мөмкинлеге бирелә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса