Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучыларын нейрогимнастикага өйрәтәләр

Белгечләр бу аларга имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм итәр дип саныйлар.

Әлмәт укучылары имтиханнарга алдан һәм психологлар белән бергә әзерләнә. Аларга ярдәмгә нейрогимнастика фәне килде. Тәнне һәм интеллектны тоташтыру, баш миенең ике ярымшарын синхронлаштыру һәм шуның белән хәтерне һәм игътибарны махсус күнегүләр белән яхшырту мөмкин.

Чаналарны җәйдә әзерлиләр, ә имтиханнарга җайлашун  мәктәп психологлары каникулда башларга киңәш итә. Инженерлык лицеенда нейрогимнастика буенча мастер-класс узды. Бу хәтерне, игътибарны яхшыртырга ярдәм итүче универсаль күнегүләр.

"Тән һәрвакыт интеллекттан аерым кебек тоела. Акыл белән тән кушылмасы эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә",- ди 7 нче мәктәп  педагог-психологы Илмира Хөсәенова.

Баш миенең сул ярымшары логик фикерләү өчен, уң як иҗат өчен җаваплы. Күп функцияле күнегүләр ярдәмендә икесен дә ничек синхронлаштырырга икәнлеген практик нейропсихолог Илмира Хөсәенова күрсәтте.

 Психологик алымнар-инженерлык лицеен тәмамлаучыларны әзерләүдә төп ысулларның берсе.

"Безнең лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән эшләү алгоритмы бар. Психологик дәресләр-төп компонентларның берсе. Тәҗрибәдән без беләбез, кайвакыт бик яхшы укучылар да дулкынлану аркасында начар нәтиҗә күрсәтәләр. Шуңа күрә без боларны мәҗбүри чаралар дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте инженерлык лицееның уку эшләре буенча директор урынбасары Яна Потемкина.

Инженерлык лицеенда нейрогимнастиканың кайбер элементлары көн саен аерым һәм психологик дәресләр составында кулланыла.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса