Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт язучылары укучылар белән очрашты

Кышкы каникуллар вакытында Әлмәт мәктәпләренең ишекләре һәрчак ачык, чөнки барлык мәктәптә дә «Ачык кунакханә» эшли.

 Ел башы белән үк, ягъни 4 гыйнвар көнне,  балалар язучылары  бертуган Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар   шул проект кунаклары булып, үзләренең нәни китап сөюче дуслары белән очрашты. Алар, икесенә  ике дистәгә якын  китап авторы буларак,  балаларны үз иҗатлары белән якыннанрак таныштырдылар, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасына 60 ел уңаеннан Әлмәт язучылары турында сөйләделәр, балаларда әдәбиятка карата кызыксыну уятырга тырыштылар. Килгән язучыларны иң куандырганы- чарага килгән балалар Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар китапларын беләләр, яратып укыйлар. Шулай ук очрашу вакытында китап уку оештырылды: һәр бала үзенә ошаган китапны алып укырга кереште.  Балалар китап укыгач, димәк, олы- олы романнар укырлык буын үсеп килә, дигән өмет бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса