Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чираттагы җиңү

Әлмәт политехник техникумы «Зур тәнәфес-2022» - «Большая перемена-2022» конкурсында чираттагы җиңүен яулады.

Уку йортының «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында икенче ел рәттән катнашуын һәм җиңү яулавын узып баручы елның төп казанышларыннан берсе дип санарга була.

Әлеге конкурс Россия Федерациясе күләмендә инде өченче елын үткәрелә. Аны РФ Президенты Владимир Владимирович Путин да хуплаган. Төп оештыручыларның берсе - «Россия - мөмкинлекләр иле» автоном коммерциячел булмаган оешмасы.

Конкурсның максаты уку йортларында белем алучыларның сәләтләрен үстерү һәм тормышка ашыру өчен шартлар булдырудан гыйбарәт. Шулай ук актив тормыш позицияле, стандарт булмаган фикер йөртүче, иҗади яктан сәләтле, актив социаль позицияле, яңалыктан курыкмый торган, дөньяны яхшы якка үзгәртергә әзер булган студентларны ачыклау да төп максатларның берсе булып тора.

Узган 2021-2022 нче уку елында ярымфиналга Татарстан Республикасыннан 46 кеше  эләкте, шуларның яртысыннан артыгы - 24 студент безнең техникумда белем алучылар. Нәтиҗәдә безнең 7 студент җиңүче булды (4 есе 1 әр млн сумга, 3 студент 200 әр мең сумга сертификат алдылар, ярымфиналга һәм финалга чыккан барлык 24 студентыбыз да Россиянең тарихи урыннары буйлап сәяхәткә юллама рәвешендә призларга ия булдылар).

Узган ел 2 миллион сумга сертификат алу да безнең өчен шулай ук зур җиңү булды. Конкурсның символы булган Күчмә байракны безнең командага Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов үзе тапшырды.

Бүген без техникумыбыз, коллективыбыз һәм студентларыбыз өчен аеруча зур горурлык хисләре кичерәбез. Чөнки гаять зур колачлы «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Әлмәт политехник техникумы быел да РФнең иң яхшы 5 уку йорты арасына эләгеп, 2 миллион сумга сертификат алу бәхетенә иреште.

2022 елның 17 ноябрендә Түбән Новгородта конкурсны ябу тантанасы булды. Финалда безнең техникумнан 3 студент катнашты, шуларның икесе - Айгиз Хәбибуллин (АВ-201 группасы, җитәкчесе Валова Юлия Александровна) һәм Лев Ткач (ГФ-211 группасы, җитәкчесе Сафина Зөлфия Миргарифан кызы) җиңүчеләр булдылар һәм 200 әр мең сумлык призга лаек дип табылдылар.

«Шундый көчле фикердәшләр командасы булганда, без үз алдыбызга яңадан-яңа бурычлар куячакбыз һәм республикабыз һәм районыбыз хакына зурдан-зур үрләргә ирешәчәкбез». Техникум директоры Илдар Рәис улы Баһманов чираттагы җиңүне әнә шулай билгеләп үтте, чөнки нәкъ менә ул безнең уку йортының яңа инновацион идеяләре генераторы булып тора. Шулай ук техникум статусын яңа инновацион дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итүче тырышлыклары, педагогик хезмәткә бирелгәнлекләре һәм энтузиазм өчен педагогик коллективыбызга да зур рәхмәт әйтәсе килә!

Наҗия Хәйдәрова,     Әлмәт политехник техникумының     фәнни-методик бүлеге начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса