Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Профессионалитет» киләчәккә ишекләрен ача

Әлмәт политехник техникумы базасындагы мәгариф-җитештерү кластерында «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бердәм Ачык ишекләр көне үтте.

«Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруның бер бурычы - гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларына алдан һөнәри юнәлеш бирү, таныштыру. Ул булачак студентларга үзләренә кирәкле бел-гечлекләрне дөрес һәм аңлы итеп сайларга мөмкинлек бирә.

«Профессионалитет» эксперименталь программасын Россия Мәгариф министрлыгы 2022 елның сентябреннән башлап җибәрде.

2022 елның 22 октябрендә кластерга кергән барлык уку йортларында Бердәм ачык ишекләр көне үткәрелде. Чараның максаты - укучыларны һәм аларның ата-аналарын заманча урта һөнәри белем бирү системасы белән таныштыру, Татарстан Республикасында «Профессионалитет» федераль проекты концепциясен тиражлау.

Чарада 7-9 нчы сыйныф укучылары, республиканың һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, эш бирүчеләр, студентлар, техникум укытучылары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында кластерга керүче мәгариф оешмалары базасында онлайн һәм офлайн форматында ата-аналар җыелышлары үткәрелде (https://youtu.be/91NBvdXv1G4). Техникумнар һәм көллиятләрнең матди-техник базасы белән танышу максатыннан экс-курсияләр оештырылды, югары технологияле җиһазларда эшләү буенча мастер-класслар үткәрелде. Укучылар анда һөнәри пробалар үтте һәм сайлап алынган һөнәрләр буенча эшнең беренче тәҗрибәсен күрә алдылар.

«Профессионалитет» амбассадорлары, техникум студентлары укучыларга «Профессионалитет» федераль проекты яңа белем бирү программаларының кыйммәтен һәм абруен җит-керделәр.

Чарада барлыгы 2000 нән артык кеше катнашты.

Бердәм Ачык ишекләр көне урта мәктәп укучыларына киләчәктә һөнәрне дөрес сайлау мөмкинлеге бирер дип ышанабыз.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса