Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары республика данын бөтенроссия слетында яклады

Слетка Россиянең 9 төбәгеннән 13 команда килде.

10-15 сентябрьдә  Түбән Тагилда, "Звездный" сәламәтләндерү лагере базасында яшь туган якны өйрәнүчеләрнең: тарихчылар, географлар, этнографлар, туристлар, экологлар һәм геологларның Бөтенроссия слеты узды.


Татарстан данын Казан шәһәренең 35нче лицее һәм Әлмәт шәһәренең 2нче лицее укучылары командасы яклады. Слетта бик бай программа булды, ул 15 төр ярышны үз эченә алды. Балалар туган якны өйрәнү өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтергә, өй биремен күрсәтергә, минераллар, палеонтология объектлары, геологик карта, шартлы билгеләмәләр, гомуми геология буенча махсус белемнәрне күрсәтергә, елгада юа белергә, җирдә ориентлашырга, геологик маршрут узарга, утын әзерләргә, учак ягарга, коры җир һәм су туризмы техникасын, альпинизм турында белергә, походта күзәтүләр алып барырга, отчетлар яза, фотоотчетлар төзи белергә тиеш иде. 5 көн дәвамында балалар  бу төр ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәдә, ДеГал җыелма командасы (Девон һәм Галактика) 3-нче гомумкоманда урынынын яулады. 

 Команданы ике тәҗрибәле педагог, география укытучылары Князкина Елена Павловна һәм Киселева Ирина Борисовна җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса