Әлмәттә мәктәп линейкалары урамда узачак
Мәгариф

Әлмәттә мәктәп линейкалары урамда узачак

Әлмәттә 1 сентябрь бәйрәме, ягъни тантаналы мәктәп линейкалары узачак.

«Татар-информ»нан  Ринат Билаловка биргән интервьюсында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов линейкалар үткәрүнең нечкәлекләре турында сөйләде һәм бу елның алдагысыннан аерылмаячагын әйтте. Линейкада администрация бер бала белән бер  ата-ана гына килүен сораса да,  чикләүләр юк икәнен  билгеләп үтте район башлыгы.
⠀
"Линейкаларда социаль дистанцияне үтәргә тырышырбыз, өлкән яшьтәгеләр битлектән булыр", — дип хәбәр итте Нагуманов.
⠀
Роспотребнадзор тәкъдимнәре уку елы дәвамында сакланачак. Шулай ук мәктәпкә аерым керү, сыйныфларда балаларны йөртмичә генәукыту,  бары тик укытучылар гына кабинетларда йөриячәк.
⠀
"Химия, физика кабинетларының булуы аңлашыла, аларны алыштыру мөмкин түгел, әмма калган сыйныфларда да балалар үзара аралашмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз", — дип сөйләде ул.
⠀
Әлмәт районы мәгариф оешмаларында дистанцион укыту форматы каралмаган, дип ассызыклады Тимур Нагуманов.