Федераль программа буенча дүрт мәктәптә «Үсеш ноктасы»белем бирү зоналары ачыла.
"Быел без 60 млн сумлык дүрт мәгариф объектын ремонтлыйбыз - бу өч балалар бакчасы һәм Иске Суркино авылындагы бер мәктәп. Тагын шул ук суммага республика программасы буенча 12 мәктәптә азык-төлек блогы капиталь ремонтланды, алар арасында өч авыл мәктәбе һәм тугыз шәһәр мәктәбе бар. Мәктәпләрдә азык-төлек блогларын яңартуны алга таба да дәвам итү планлаштырыла", - дип белдерде район башлыгы Тимур Нагуманов.
Урсалы микрорайонында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә.
Тимур Нагуманов: "Мәгариф өлкәсендә оптимальләштерү бара. Бүген шуны әйтергә мөмкин: балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү өлкәсендә проблема кимеми диярлек. Бездә әле тагын берничә яңа микрорайон бар,аларда яңа балалар бакчалары ачарга кирәк һәм якындагы елларда без моны һичшиксез эшләячәгебезне аңладык".