«СОлНЦЕ» тикшеренү, проект, фәнни һәм иҗади эшчәнлек алып барырга сәләтле укучыларны әзерли.
19 августта Әлмәт шәһәрендә «СОлНЦЕ» мәктәбенә нигез салучы һәм директоры Шмаков Павел Анатольевич укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашачак. Очрашуда шулай ук мәктәпнең хәзерге укучылары да катнашачак.
Очрашу урыны: "Нефтьче" мәдәният сарае, очрашу вакыты: 18.00-21.00 сәгать.
Махсус олимпиада-фәнни үзәк - интеллектуаль мавыккан балалар өчен типлаштырылмаган муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе.
Укучылар белән мавыгучан югары белемле р һәм күренекле укытучылар: педагоглар, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре эшли.
Укучылар өчен сынау имтиханнары 20-21 августта «Кванториум» балалар технопаркы базасында 10.00 сәгатьтә узачак:
5,6,7 сыйныф укучылары математика, рус теле, эвристикадан (логик бурычлар һәм башваткычлар) имтихан тапшырачак.
8 сыйныфлар математика, рус теле + профильле (теләк буенча) имтихан тапшырачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матугат хезмәте