Әлмәттә "Ат спорты - наркотикларсыз территория" чарасы узды
Әлмәт ат спорты мәктәбендә наркотикларсыз тормыш айлыгы кысаларында спорт чарасы узды.
Сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау - ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Ярышларда катнашу өчен төп шарт – һичшиксез сәламәт яшәү рәвеше яклы булу иде. Чара күңелле күнегүләр белән башланып китте, аннан соң катнашучыларга төрле конкурслар һәм эстафеталар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең физик сәләтләрен генә түгел, ә акыл сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Ә командаларның финишка нинди нәтиҗәләр белән килүләре аларның бердәмлегенә һәм оешканлыгына гына бәйле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа