Быел финалда Россиянең 35 субъектыннан 90 педагог катнашкан.
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Оксана Боброва «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Социаль-гуманитар юнәлештә өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә III дәрәҗә лауреаты булды.
РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлеге тарафыннан оештырылаган конкурс быел 16 нчы тапкыр үткәрелгән. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасының төп педагогик конкурсы булып тора.