Татарстанда “Rukami” фестивале онлайн форматта узачак
Мәгариф

Татарстанда “Rukami” фестивале онлайн форматта узачак

Быел идеяләр һәм технологияләр фестивале Россиянең 15 төбәгендә үткәрелә.

Фестиваль Татарстанның Талантлар Университеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 20-22 ноябрьдә онлайн форматта узачак. Анда  яңа инновацион проектлар, шулай ук балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар хәбәр итте.


Проектны Россия венчур компаниясе командасы һәм милли технологик инициатива проектларына ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Чараның максаты — балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләрен һәм проектларын ачыклап күрсәтү.