Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Тукай иленә сәяхәт кылды [+ФОТОЛАР]

Апрель - бөтен татар дөньясы өчен иң мәшһүр айларның берсе. Бөек Тукай тууына 130 ел.

Милли үзаң һәм тәрбия бирүне максат итеп куйган беренче татар гимназиясе дә юбилейлы вакыйгага зур игътибар биргән.
"Тукай иленә сәяхәт" исемле тамашаны 2 нче сыйныф укучылары тәкъдим итте. Егетләрнең "Пар ат"ны сәхнәләштерүе, кызларның "Бала белән күбәләге", "Су анасы" - хактан да бар да Тукай иленә алып кереп киткәндәй итте. Су анасы әкияте буенча курчак театры да нәни башлангычлар өчен кызык булды.
- Чаралар моның белән генә чикләнми, Тукай туган көнендә 130 шигъри юл дигән марафонны башлап җибәрәчәкбез. Көн озын укучылар ачык микрофон алдына килеп, Тукай шигырьләрен укыячак. Тәнәфесләрдә бергәләшеп аның җырларын җырларбыз дип уйлыйбыз. Тукайга багышлап шигырь язучы балаларыбыз да бар, - диде, уку- укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлчәчәк Шәйдуллина, гимназия укучылары өчен горурлык хисе кичереп. Бу барлык чараларда иң сокландырганы - аның һәрберсе аягурә басып "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса