Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фирдүс Тямаев: “Дөньясында ир-ат калмады”

Кыланмыйм, мактанмыйм. Ничек бар, шулай – үземне гади тотам

Барысын да кочаклыйм, үбәм. Теләкләр телим. Концерттан соң киңәш сорап килүче тамашачылар да бар: “Менә мин аерылдым, нишләргә? – дип. – Ирем эчте, эшләмәде. Баланы хәзер күрсәтмим аңа”. Бу дөрес әйбер түгел, баланы күрсәтергә кирәк.

Бала үскәч: “Нигә миңа әтине күрсәтмәдең?” – дип сиңа үпкәләргә мөмкин. Ир эшләми икән, аның аркасында гына аерылу да дөрес түгел. “Киресенчә, саклап калырга тырыш гаиләне, шунда син булырсың көчле хатын-кыз”, – дим. Без үскәндә әтинең төрле вакыты булды, кызып, салып кайткан чагы да бар иде. Әни шунда гаиләне саклап калды, түзде.

– Улыңа: “Урамда малайлар белән сугышып үс”, – дигәнсең, ул бандит булып үсмәсме?    

– Нигә, без бандит булмадык бит?

– Син сугышып үстеңме?  

– Бәтәч! Авыл малае сугышырга тиеш. Дөньясында ир-ат калмады алайса.  

– Хатының Резидә сине тыңлыймы?  

– Әйткән сүзне тыңлый, көнләми. Менә быел аның концертын фи­лар­мониядә оештырасы иде. Барып чыгармы, юкмы... Резидәнең җыр­лаганын үзем яратам. Моңы бар – иң мөһиме шул.

Фото: Инстаграм

https://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса