Әлмәттә заманча драма семинар-лабораториясе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Әлмәттә драматургларны хөрматләделәр.
Әлмәттә заманча драма семинар-лабораториясе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Әлмәт татар дәүләт драма театрында заманча драма семинар-лабораториясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Лауреатларны «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова һәм театр режиссеры Фәридә Исмәгыйлева котлады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә.
Проект «Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге һәм Әлмәт татар драма театры тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
Заманча драматургия семинар-лабораториясенең «дәвамы» номинациясендә беренче урын Артур Ибраһимовка «Төнге кояш балалары» пьесасы өчен бирелде.
Шул ук «дәвам» номинациясендә «Соңгы Маһиҗан» пьесасы өчен икенче дәрәҗә лауреат дипломы Равил Сабировка, ә«Юшкын» пьесасы өчен өченче дәрәҗә лауреат дипломы Резеда Хәертдиновага тапшырылды. Яр Чаллы шагыйрәсе Лилия Гыйбадуллина «Бәгырь» пьесасы өчен бүләкләү премиясенә лаек булды.
"Лауреатларны чын күңелдән котлыйбыз. Аларның пьесалары киләчәктә театр сәхнәләрен бизәр һәм тамашачыларга яңа хисләр бүләк итәр дип өметләнәбез", – дип шәрехләделәр семинар-лаборатория нәтиҗәләрен оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia