Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары өчен бәйрәм концерты узды

Балалар өчен бәйрәм узды.

Әлмәттә махсус хәрби операциядә  катнашучылар балалары өчен бәйрәм концерты узды

Әлмәтнең балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен җылы һәм чын-чынлап бәйрәм концерты узды.

Яшь тамашачыларны Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова сәламләде. Балалар «Кышкы могҗиза турында әкият» спектаклен карадылар, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары белән әйлән-бәйлән уйнадылар, көлделәр, кул чаптылар һәм бәйрәмгә шатландылар.

Чара ахырында һәр бала Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан татлы бүләк алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса