Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә «Рухият» нәшрияты 2025 елда дөнья күргән тугыз китап тәкъдим итте

Китап ул тулы бер тормыш. Анда авторның уй-хисләре, иҗади дөньясы, рәссамнарның, редакторларның - тулы бер хезмәт колективының зур хезмәте чагыла.

Әлмәттә мондый китап бәйрәме үткәрү матур бер традициягә әйләнде. Моны районның әдәбият сөючеләре генә түгел, бөтен республика язучылары, китап сөючеләре көтеп ала. Чөнки бу көнне әдәбият сәнгать сөючеләр язучылар, китап авторлары, артистлар белән очрашалар. Каләмдәшләр бер-берләре белән күрешәләр. Әдәби сүзнең, китапның кадере арткан, игътибар үзәгендә булган көн. 
«Татнефть» оешмасының Хәйрия фонды инде менә ничә еллар китап укучыларны шулай сөендереп тора. Югыйсә аларның төп эше нефть чыгару. Ләкин алар өчен әдәбият-сәнгать төшенчәсе дә чит түгел. Чөнки халык рухи тәрбия алып яшәгәндә генә хезмәткә башка күзлектән карый ала. 
«Бу гади генә мәдәни проект түгел, ә киләчәккә инве-стицияләр дә. Халыкның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган мондый мәдәни платформаларны булдыру аша без төрле телләрдә иҗат итүче язучыларга һәм шагыйрьләргә теләктәшлек күрсәтәбез», – диде нәшрият эшчәнлеген бәяләп «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин үз чыгышында.
Бу көнне әдәбият сөюче һәркем култамга белән китап алып калырга тырышты. Чөнки китап сөючеләр өчен бу бик кадерле бүләк. Быел нәшер ителгән китаплар арасында күренекле шагыйрь Илдус абый Гыйләҗевның «Шигырьләрдә калам» исемле шигырьләр җыентыгы, Клара апа Булатованың иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан «Сөю кыйссасы» дип аталган истәлекләр китабы, яшь, өметле драматург Артур Ибраһимовның «Галәмне гизгән татар» дигән пьесалар җыентыгы булу аеруча сөендерде. 
Атаклы галим, якташыбыз Риза Фәхретдиннең «Гаилә – кечкенә бер дәүләттер»  («Семья – маленькое государство») исемле китабы ике телдә нәшер ителгән. Бүгенге көндә күпләрнең өстәл китабы буллып торырга лаеклы әлеге басма укучылар күңелендә үз урынын тапмый калмас.
Л.Ибраһимованың «Ике дөнья арасында: повестьлар, хикәяләр», музыка белгече Г.Макаровның «Этнические музыкальные инструменты татар. Исторические очерки», балалар өчен Р. Мөхиярованың «Дуслык кирәк», Н.Фазлыеваның «Кояшлы өй» һәм «Помним, гордимся!: Участники Великой Отечественной войны, ветераны НГДУ «Альметьевнефть» китап-лары һәркемнең күңеленә хуш килде.

Гадәттәгечә китап бәйрәмен Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары әзерләгән. Ә татар гимназиясе шәкертләре аның матур бизәгенә әйләнде.
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса