Әлмәтлеләр «Күрше» фестивалендә уңышларга иреште.
Әлмәттән дүрт проект "Күрше" фестиваленең кышкы сезон конкурсында җиңүче булды
Татарстанда «Күрше» халык фестиваленең кышкы сезонына йомгак ясадылар. Җиңүчеләр арасында Әлмәттән берьюлы дүрт проект бар:
✅"Нардуган"
✅"Әбекәй әкиятләре"
"Бергә хәрәкәт"
✅"Гаилә кышкы гореф-гадәтләре"
«Күрше» фестивале вакыйгалары «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында узачак. Җиңүчеләр республика ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә ким дигәндә өч вакыйга үткәрү өчен 1 млн сумга кадәр финанслау алачак.