Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Миңзифа Әхмәтшинаның китабын тәкъдим иттеләр

Әлмәт шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәсендә узган әдәби-музыкаль кичәдә сәүдә-икъдисад техникумы студентлары, 16нчы мәктәп укучылары, язучылар һәм Миңзифа ханымның иҗатын хөрмәт итүче дуслары катнашты.

Әлмәт шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәсендә  каләмдәшебез Миңзифа Әхмәтшинаның «Шәүлегән» китабын тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова «Шәүлегән» китабы нәшер ителүне әлмәтлеләр өчен зур горурлык дип саный. «Киң катлам укучылар тарафыннан яратылып укыла торган тормышчан, хатын-кыз язмышын сурәтләгән хикәя һәм повестьләрдә чынбарлык чагыла: шатлыклар да, сагышлар да, хыянәт тә. Гаилә кыйммәтләрен саклау, тугрылык, әхлаклылыкның әһәмияте әсәрләрдә кызыл җеп булып сузыла. Без бит шул әдәби әсәрләрне укып тәрбияләнәбез, уйланабыз, чагыштырабыз, сабак алабыз. Миңзифа Әхмәтшинага олы иҗади уңышлар телим», — дип уртаклашты ул.

Очрашуда шулай ук «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгьзалары, сәүдә-икъдисад техникумы студентлары, 16нчы мәктәп укучылары, язучылар һәм Миңзифа ханымның иҗатын хөрмәт итүче дуслары катнашты.

 

Фото: Резедә Шәмсуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса