Әлмәттә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хәйрия концерты узды
Сәхнәдән патриотик җырлар, Ватан турында шигырьләр, халык иҗаты номерлары яңгырады.
Әлмәттә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хәйрия концерты узды
Яшьләр үзәгендә халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Безнең йөрәкләрдә бердәмлек» хәйрия концерты узды. "Халыклар бердәмлеге көне-ул безгә бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү көчен искә төшерә торган бәйрәм. Бүген, беркайчан да булмаганча, илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итүдә бердәмлегебезне күрсәтү мөһим", - дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар. Концерт программасында шәһәр һәм район коллективлары катнашты. Сәхнәдән патриотик җырлар, Ватан турында шигырьләр, халык иҗаты номерлары яңгырады. Тамашачылар чыгышларны җылы каршы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia