Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге утырышы: милли хәрәкәтне активлаштыру юлында
19 сентябрь көнне Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының чираттагы утырышы булып узды
Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге утырышы: милли хәрәкәтне активлаштыру юлында
19 сентябрь көнне Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының чираттагы утырышы булып узды
Аның эшендә ТР Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин, «Ак калфак» оешмасы, «Туган як» төбәк тарихчылары клубы вәкилләре, музей хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, татар эшмәкәрләре катнашты.
Утырышны ачып, Фәнис Мортазин биредә татар вәзгыятен, милли проблема-ларны тирәнтен белгән милләттәшләр җыелуын әйтеп, киңәшмәнең максаты – башкарылган эшләргә кыскача нәтиҗә ясау, республика тарафыннан бирелгән яңа мөмкинлекләр хакында булуын ассызыклады.
Ирек Шәрипов әлеге форматтагы очрашуларның Татарстан Республикасы Премьер-министры урын-басары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев кушуы буенча оештырылуын билгеләп узды.
– 45 районда конгресс бүлекчәләре эшли. Аларның һәрберсендә булып, эш юнәлешләре белән танышу республика эчендәге милли хәрәкәтнең торышын күзалларга, урыннарда булган көнүзәк мәсьәләләрне конгресс югарылыгына чыгарырга, милләттәшләребез өчен мөһим булган сорауларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, — диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Конгрессның Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова җирле оешманың эш нәтиҗәләре белән таныштырганнан соң, утырыш түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән дәвам итте. «Туган як» клубы җитәкчесе Зәрия Хәбипова билгеләп узганча, төбәк тарихчылары катнашында 60 тан артык китап нәшер ителгән. Бу авылларның тарихын саклау, шәҗәрәләр төзүгә кызыксыну уяту юнәлешендә зур эш. Дамир Таҗиев тамырлары Әлмәт җирлегенә барып тоташкан Хади Атласиның 150 еллыгын зурлап билгеләп үтү фикерен күтәреп чыкты.
Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова Әлмәттә тарихи яктан истәлекле урыннарның шаткый булуын, районда туризмны үстерү ихтыяҗы көнүзәк булуын ассызыклады.
– Әлмәт җирлегендә бай экспонатлы музейларыбыз шактый. Аларны килгән кунакларга тәкъдим итәрлек, горурланырлык объект итеп итеп ремонтлау мәсьәләсен планга кертергә иде, – диде ул, фикерләре белән уртаклашып.
Р. Фәхреддин мирасы ниге-зендә гаиләләрдә тәрбия эше алып бару, «Әйдәманчылар» хәрәкәтен киңрәк җәелдерү, балалар бакчалары һәм мәктәп-ләрдә татар театры актерлары катнашында чаралар уздыру, Әлмәтнең мактаулы гражданины, Г. Тукай бүләге лауреаты, танылган шагыйрә Клара Булатованың 90 еллык юбилеен зурлап билгеләп узу, нефтьчеләр каласының заман таләпләренә җавап бирә алырдай үз типографиясен булдыру һәм башка актуаль мәсьәләләр чагылыш тапты утырышта.
Татар эшмәкәрләре темасы да игътибардан читтә калмады. Күннән милли аяк киемнәре, сумкалар һәм башка товарлар җитештерү белән шөгыльләнүче Ләйсән Газизова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Милли товарлар белән Казан, Уфа һәм башка олы шәһәрләрдә уздырылучы ярминкәләрдә бик теләп катнашуын әйтте, ә менә Әлмәт җирлегендә милли товарларны бик алырга теләмиләр дип нәтиҗә ясады.
Ирек Шәрипов татар бренды буларак сатуга тәкъдим ителгән товарларның кыйммәтен тө-шерү, эшмәкәрләргә ярдәм итү программаларын гамәлгә кертү Бөтендөнья татар конгрессы югарылыгында каралуын хәбәр итте.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Әлмәт музыка көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ел башында үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп узган Эльмира Хәсәновага «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды. Конгрессның Рәхмәт хатлары Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймрановага, «Балалар hәм яшүсмерләрнең ижат үзәге» директоры Тимур Садыйковка, Габдрахман урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Альфира Миннәхмәтовага һәм «Әлмәтем» үрнәк бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Руслан Хәйруллинга бирелде.
Фәрдия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia