«Алтын еллар – Золотые годы» проекты Әлмәт җирлегендә матур гына тормышка ашырыла
Өлкән буын вәкилләре өчен актив ял итүне оештыру һәм аларның социаль коммуникация формаларын киңәйтү буенча «Алтын еллар – Золотые годы» проекты Әлмәт җирлегендә матур гына тормышка ашырыла.
«Алтын еллар – Золотые годы» проекты Әлмәт җирлегендә матур гына тормышка ашырыла
Өлкән буын вәкилләре өчен актив ял итүне оештыру һәм аларның социаль коммуникация формаларын киңәйтү буенча «Алтын еллар – Золотые годы» проекты Әлмәт җирлегендә матур гына тормышка ашырыла.
Аның төп максаты – даими нигездә өлкән буын гражданнарының актив ялын оештыру системасын булдыру, социаль коммуникацияләр формаларын киңәйтү, аларның тормыш активлыгын, халыкның гомер озынлыгын арттыру. Елховой авыл җирлегендә яшәүче абый-апалар әлеге проект кысаларында спорт белән шөгыльләнәләр, төрле бәйгеләрдә, мәдәни чараларда бик актив катнашалар. Гомумән, тулы тормыш белән, рәхәт итеп, күңелле итеп яшиләр.
– Проектта катнашу өлкәннәребезгә иҗтимагый яктан актив булып калырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, үз мәнфәгатьләрен һәм осталыкларын үстерергә ярдәм итә. Бу өлкәдә авыл советы, Мәдәният йорты, мәктәп, китапханә хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш кертә. Әле менә август уртасында «Татарстанда җәй» дигән проект нигезендә «Хәлим абый чишмәсе» янында өлкәннәр белән берлектә балалар өчен күңелле ял кичәсе дә оештырылды. Рәхәтләнеп уйнап, ял итеп кайттык. Аңа кадәр Авыл көнен зурлап уздырган идек. Апа-әбиләребез авыл җирлегендә оештырылган өмәләрдә дә бик теләп булышалар. «Җәй яме» акциясендә дә бик актив катнаштылар. «Алтын еллар» проекты кысаларында бик матур итеп «Чәй бәйрәме» дә үткәрдек. Әлеге бәйрәм активистларыбыз ярдәме белән оештырылды. Чара чәй эчү традицияләренә багышланган фольклор программаны, бай тарихлы эчемлекне, чәйнең төрле сортларын татып карауны, шулай ук традицион сыйлар белән чәй эчүне үз эченә алды.
Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә дә авыл халкының керткән өлеше зур. Эшчәнлегебез күпкырлы, районда нинди генә бәйге-фестиваль игълан ителсә дә, аларга иҗади якын килеп, һөнәри яктан якын килеп башкарырга тырышабыз. Нинди генә эшкә алынсак та, күмәк, бердәм булып тотынабыз, шуңа күрә авыл халкының тормышы да үрнәк булырлык, – ди Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин.
Тырыш, булдыклы Елховой авылы халкына алга таба да бәрәкәтле, имин тормыш теләп калабыз. Күңелегездә булган рухи күтәренкелекне сүндермичә, шулай бердәм булып, матур итеп яшәргә язсын сезгә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia