Әлмәттә халыкара яшьләр көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды
Бәйрәм «Креатив процесслар фабрикасы»нда узачак.
Әлмәттә халыкара яшьләр көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды
12 августта Әлмәттә халыкара яшьләр көне уза. Бәйрәм урыны «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге мәйданчыгы булачак.
Программа:
16:00 – 19:00
• "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"акциясенә старт. Канцелярия кирәк-яраклары, яңа рюкзаклар, икенче аяк киеме өчен сумкалар һ.б. кабул ителә.
• "Кулдан кулга" акциясе. Мәктәп киемнәрен һәм дәреслекләрне тапшырырга, алыштырырга яки сатып алырга мөмкин.
• "Идеядән сатуга" ярминкәсе. Эшмәкәрләрдән товарлар һәм хезмәтләр ярминкәсе.
• «Һөнәрләр шәһәре» проекты.
• Өстәл уеннары.
• Интерактив программа, "Ачык микрофон", "Карбыз кичәсе".
• Яшьләр квесты. 3 - 5 кешелек командада шәһәр буйлап хәрәкәт итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia