Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Бүген Әлмәттә бушлай лаборатория уза

Катнашучылар Әлмәтнең исләрен һәм авазларын җыярга барачаклар.

Бүген Әлмәттә бушлай лаборатория уза

2-3 августта «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә «Чәчәк тавышы» лабораториясе узачак. Ул хореограф Нурбәк Батулланың кереш пластик тренингыннан башланачак. Аннары катнашучылар Әлмәтнең исләрен һәм авазларын җыярга барачаклар. Ике юнәлеш тә шәһәр буйлап интерактив йөрүне күз алдында тота. Кураторлары-архитектор-урбанист, парфюмер Вероника Ямилова һәм музыкант, композитор Ислам Вәлиев (Malsi Music). Лабораториягә урын саны чикләнгән, сылтама буенча теркәлергә кирәк. Формада катнашуның уңайлы көнен сайлап алырга мөмкин.

Лаборатория нәтиҗәләре, музыкаль композиция һәм ароматлар китапханәсе «Аваздаш» театр фестивалендә тәкъдим ителәчәк. Ул 1-3 ноябрьдә Әлмәттә узачак. Лабораторияне «Аваздаш» командасы «Каракүз» кысаларындагы «Смена» җәйге китап фестивалендә үткәрәчәк. Ә тагын лаборатория кураторлары «Смена» фестивалендә ачык паблик-токлар үткәрәчәк. Аларга керү ирекле. Тулырак — сылтама буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса