Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында сабантуйлар гөрләде

Әлмәт муниципаль районының күп кенә авыл җирлекләрендә Сабантуйны бәйрәм иттеләр.

Сабантуй-халыклар дуслыгы, үзара аңлашу һәм бердәмлек символы булган, милли колоритны саклаучы һәм иң яхшы гореф-гадәтләрне һәм мәдәни традицияләрне буыннан-буынга тапшыручы бәйрәм.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров белән бергә Габдрахман һәм Тайсуган авылларында яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга килделәр. Дуслык һәм бердәмлек символы буларак, бу авылларда яшәүчеләр, матур традицияне дәвам итеп, бәйрәмне һәрвакыт бергә билгеләп үтәләр.

Гүзәл Хәбетдинова үз чыгышында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район һәм республика иминлегенә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте: "Бу көнне без авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне, туган якны, республиканы, илебезне яратучыларны хөрмәтлибез. Киләчәктә уңыш һәм азык-төлек иминлеге алардан тора торган арымый-талмый эшләүче игенчеләребезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм».
Җитәкче  авыл халкына рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров халыкны котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. 

Чараның рәсми өлеше матур концерт номерлары белән тулы күңел ачу программасына күчте.

Концерттан тыш, Сабантуйның аерылгысыз өлеше булып традицион спорт конкурслары һәм халык уеннары тора, алар балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Тамашачылар баганага менү, чүлмәк вату, бүрәнә өстендә капчыклар белән көрәшү, капчыкларда сикерү, милли көрәш һәм башка ярышларны күзәттеләр. 

Бүген милли бәйрәм шәһәрдә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса