Әлмәт районы мәктәбендә Сабантуй узды
Һәр балага истәлекле бүләк әзерләнгән иде.
Әлмәт районы Сөләй урта мәктәбендә татар халкының милли бәйрәме «Кече Сабантуй» үткәрелде. Сабантуй-халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.
Мәктәп мәйданчыгында уздырылган Сабантуйда укытучылар һәм укучылар белән бергә Сөләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Мәктәп директоры Заляева Г.А. барлык катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады, Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады. Чара башында бәйрәмгә бүләкләр җыю йоласы- “Сөрән” уздырылды. Барлык сыйныф укучылары да милли киемнәрдән һәм күчтәнәчләр белән килгәннәр. Алып килгән яулыкларны, сөлгеләрне колгага бәйләделәр. Сабантуй вакытында үзенчәлекле халык уеннары һәм конкурслар, спорт ярышлары үткәрелде: чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, милли көрәш, «ат чабышлары», көянтә белән су ташу, аркан тарту, капчык киеп сикерү һәм башка бик күп төрләре. Укучылар ярышларның һәр төрендә дә бик актив катнаштылар, үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында һәр бала истәлекле бүләк алды. Бәйрәм һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итә оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia