Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Җиңүчеләр»дә җиңүчеләрне котладылар

15 майда, Әлмәтнең Автор җыры клубында «Җиңүчеләр» («Лица Победы») әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясауга багышланган бүләкләү тантанасы узды.⠀

 

Конкурс Хәйрия фондының «Рухият» программасы, (җитәкчесе – Ф.Шәй-хетдинова) тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге катнашында үткәрелде һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ул тарихи хәтерне саклауга, илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән нефтьче ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының батырлыкларын, Бөек Җиңүгә керткән өлеш-ләрен мәңгеләштерүгә юнәл-дерелгән иде.

Шушы ук тантанада мәктәп укучылары арасында уздырылган «Тарихка яшьләр карашы» конкурсына да нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, фондның сәләтле балаларга булышлык итү программасы җитәкчесе Дмитрий Несмин, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Татарстан китап нәшриятының бүлек мөдире Галимҗан Гыйльманов, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Наилә Әл-Әйюби тапшырдылар.

Ике бәйгегә җәмгысы 130 га якын әсәр кабул ителгән. Бу Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче халыкның югары иҗади һәм әдәби потенциалы булу турында сөйли, диделәр оештыручылар. Кайбер һәвәскәрләр язган очерклар һөнәрмәндләр әсәрләренә караганда да шәбрәк, җанны тетрәтә торган, ирексездән күз яшьләрен бәреп чыгара торган килеп чыккан, дип шаккаттылар жюри әгъзалары.

Һөнәрмәндләр арасында беренче урынны Татарстан-ның халык язучысы Фоат Садриев (татарча очерклар номинациясе) һәм танылган журналист Әнвәр Маликов (русча очерклар) яулап алды.

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса