Әлмәттә заманча драматургия семинары узды
Яшь авторларның пьесалары буенча ким дигәндә биш-алты спектакль якын арада төрле театрларда куелачак.
Өч көнлек заманча драматургия интенсив семинарын оештыручылар шундый нәтиҗәгә өметләнәләр, ул 31 гыйнварда, Әлмәттә башланды.
Чараны ТР Язучылар берлеге, Әлмәт татар драма театры һәм «Татнефть»х әйрия фонды оештырды. Семинарны ачу тантанасында анда катнашучыларны «Татнефть» ХФ директоры Эльмира Газизова, драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр сәламләде.
Тренингларда 19 яшьтән 57 яшькә кадәрге 15 кеше катнашты. Алар арасында, мәсәлән, «Яңа татар пьесасы - 2024» конкурсында җиңүче Артур Ибраһимов һәм Кариев театрының «Куркак батыр» спектаклен сәхнәләштерү авторы Лилия Гыйбадуллина бар. Алар белән бергә бер генә пьеса да язмаган һәм әле үз әсәре буенча спектакль карарга хыялланган кешеләр дә осталык серләрен өйрәнәчәк. Болар-югары нефть мәктәбе студентлары, «Татнефть» оештырган «Аулак» театр мәйданчыгы артистлары, журналистлар, шагыйрьләр, нефть сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре, Әлмәт драма театры артистлары. Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов үзенең авторлык методикасы буенча семинарда катнашучыларны булачак пьесаның контурларын билгеләргә өйрәтте. Аның сүзләренә караганда, Стәрлетамакта узган беренче шундый семинарда алты кеше катнашкан, аларның дүртесе нәтиҗәдә пьеса язган, шуларның өчесе инде төрле театрларда куелган. Семинар 2 февральдә төгәлләнде. Укулар тәмамланганчы катнашучылар үзләренең булачак пьесаларының структурасын төзеделәр. Аларга өй эшләре дә бирелде.
Фото: Әлмәт театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа