Чарага керү ирекле.
22 декабрьдә Нефтьчеләр мәйданында «Кыш бабай төше» спектакле узачак.
«Живой город» фонды тарафыннан ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган спектакль ике тапкыр күрсәтеләчәк: 16:00 һәм 18:30 сәгатьләрдә. Керү ирекле!
Сюжетта Кыш Бабай гадәти булмаган бүләк ясарга тырыша, ләкин барысы да план буенча бармый. Геройлар аны коткара һәм балаларга шатлык бүләк итә алырлармы? Анысын килгәч, үзегез күрерсез.