Әлмәттә 5 Яңа ел күңел ачу мәйданчыгы эшләячәк
Мәйданчыклар 2024 елның 21 декабреннән 2025 елның 7 гыйнварына кадәр эшләячәк.
21 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Әлмәттә биш яңа ел локациясе эшләячәк:
- «Каракүз» скверы
- Нефтьчеләр мәйданы
- Компетенцияләр үзәге
- «Яшьлек» скверы
- «Саулык» паркы
«Каракүз» скверында мәйданчык 21 декабрьдә 18:00 сәгатьтә ачылачак. Барлык теләүчеләр өчен Әлмәт урам театрының «Легкие крылья» спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк.
Ә 22 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Яшьлек» скверында һәм компетенцияләр үзәге янындагы мәйданчыкта Яңа ел локацияләре ачылачак. 30 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр биредә «Легкие крылья» урам театрыннан театр тамашаларын карарга була. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа