Әлмәттә гаилә концерты була
Чара «Беренчеләр хәрәкәте» паспортларын тапшыруга багышланган.
31 октябрьдә 15:30 - 17:30 сәгатьтә Әлмәттә «Беренчеләр хәрәкәте» паспортларын тапшыруга багышланган гаилә концерты узачак. Тантаналы өлештән соң ата-аналар һәм балалар «Квадрат»төркеме концертын тамаша кылачак.
Программада заманча хитлар һәм автор җырлары. Чара Тельман ур., 57 адресы буенча «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге мәйданчыгында узачак.
Мәгълүматны +79534853542 телефоны буенча алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа