Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә этно-модерн фестиваль узачак

«Каракүз»нең яңа сезоны тагын да масштаблырак булырга вәгъдә итә.

Әлмәттә «Каракүз» дүртенче этно-модерн фестивале узачак. Ул ял көннәрендә 19 июльдән 4 августка кадәр узачак.

Мәйданчыкларга 70 меңгә кадәр кунак килер дип көтелә. Фестиваль программасы уртак максат белән берләштерелгән 15 уникаль вакыйганы үз эченә алачак, анда дистәләгән артистлар катнашачак. Аларның географиясе елдан-ел киңәйә бара. Бу юлы Әлмәткә илнең төрле почмакларыннан, шулай ук Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Иран, Төркия, Италиядән актерлар һәм башкаручылар киләчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары төрки мәдәният белән танышачак, карнавал йөрешенә кушылачак, борынгы төрки уен коралларында уйнарга өйрәнәчәк, театр перформансларын күзәтәчәк, Россиянең танылган шеф-поварларының милли ашларын татыячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса