Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә мөмкинлекләре чиклеләр өчен Сабантуй узды

Кунаклар өчен мастер-класслар, спорт уеннары һәм ярышлар, артистлар катнашында концерт программасы оештырылды.

12 июльдә Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узды. Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегеннән барлык җыелганнарны бәйрәм белән район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады.

«Бүген монда кайнар йөрәкле, үз шәһәрләрен яраткан кешеләр җыелды. Һәркемгә мәхәббәт, игелек, тынычлык, иминлек,  һәрвакыт үзегезне кирәкле һәм мөһим кешеләр итеп хис итүегезне телим. Бәйрәм белән!».

 Социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев билгеләп үткәнчә, кече Сабантуй чарада катнашучылар өчен бик мөһим, бу шундый зур җәмәгатьчелек белән очрашу, яңалыклар белән уртаклашу,  күңелле һәм файдалы вакыт үткәрү өчен тагын бер сәбәп. Сабантуй вакытында шулай ук төрле эшчәнлек өлкәләрендә үзләрен күрсәткән һәм инде күп еллар авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүче битараф булмаган гражданнарны бүләкләү тантанасы уздырылды. Кунаклар өчен мастер-класслар, спорт уеннары һәм ярышлар,  артистлар катнашында концерт программасы оештырылды. Катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар алдылар. Чара дуслык атмосферасында узды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

Шулай ук чарада ГТО нормативларын да тапшырырга мөмкин иде. 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса