Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Newborn стилендәге беренче фотокүргәзмә эшли башлады

Аның авторлары- Әлмәт фотографлары Диләрә Эстрина һәм Әлфия Шәкүрова.

Балаларны яклау көнендә Әлмәттә яңа туган сабыйларның Newborn стилендәге беренче фотокүргәзмәсе ачылды. Бу бик сирәк очрый торган фотография жанры. Ә фотодагы һәр геройга  ике атнадан артык түгел.

Newborn стилендә төшерү Россиядә яңа күренеш түгел. Авторлар үзләре инде 5 елдан артык профессиональ фотография белән шөгыльләнәләр. Ә күргәзмә халыкара балаларны яклау көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланды.

Күргәзмә гаилә кыйммәтләрен, аналыкны һәм җаваплы ата-аналыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Newborn стилендә фото ясау-үзенчәлекле, ләкин катлаулы эш. Фотографлар махсус белем алганнар, процесс мөмкин кадәр куркынычсыз булсын өчен балаларны фотога төшерә беләләр.

Фотоларның геройлары булып ешрак 14 көнгә кадәрге сабыйлар һәм аларның әти-әниләре чыгыш ясый. Әлбәттә, һәр әни күргәзмәдә катнашырга ризалык бирде. Барысы да бу тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр.

Күргәзмә 1 июньнән 30 июньгә кадәр «Панорама» сәүдә үзәгендә (3 кат) эшләячәк.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса