Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Олимпия чемпионы Иван Едешко Әлмәткә килде

Ул «Движение вверх» фильмын күрсәтүдә катнашты һәм әлмәтлеләр белән очрашты.

«Движение вверх» фильмы 2017 елда ук прокатка чыкса да, «Әлмәт» иҗтимагый үзәге залы тулы иде. Моның сәбәбе кызыклы картина гына түгел, ә кичәнең кунагы да. Барысы да спорт легендасы Иван Едешко белән очрашуны көткәннәр.

Иван совет баскетболчысы. Нәкъ менә аның «алтын пасы» белән 1972 елда Мюнхенда Олимпия уеннарында көндәш кәрзиненә хәл итүче туп кертелә. Шуннан соң союз җыелма командасы, беренче тапкыр Америка Кушма Штатлары командасын җиңеп, алтын медаль ала. Нәфис фильм шул ук уен турында сөйли.

"Мин бу уенны 72 нче елда телевизордан күрдем. Бездә каралы аклы күрсәтүче телевизорлар бар иде. Мин барысын да хәтерлим. Бу өч секундны да! Иван Едешко, Александр Белов, Сергей Белов та, Алжан Жармухамедов та, Паулаускас Модест та, барысын да хәтерлим, менә бөтен җыелма команданы хәтерлим. Ул вакытта балачакка кайткан кебек булдым", – дип хисләре белән уртаклаша Әсхәт Әхмәтшин.

Разилә Ярашова фильмны беренче тапкыр карый, һәм ул да аңа тәэсир итә.

"Илебез өчен горурлык хис иттем. Шулай да Россия җиңүче. Җир өстендә тыныч күк булуын телибез. Һәм менә бу фильм барыбер күңелләрдә нәрсәдер уятты. Адреналинны тойдык", – ди  Разилә Ярашова.

Аннары тамашачыларга Иван Едешко чыкты. Ул сорауларга җавап бирде һәм 1972 елда нәрсә булганын һәм фильмның нинди төгәлсезлекләре барлыгын сөйләде. Зал исә, үз чиратында, кызыксынып тыңлады һәм сораулар бирде.

Очрашу «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса