Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы яшьләр сәясәте өлкәсендә өч грант алды

Казанда муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләренә грантлар тапшыру тантанасы узды.

«Форпост»  2024 елда Әлмәттә фиджитал-уеннар уздыруга грант отты, ул Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышын колачлаячак. Фестиваль өч этапта (әзерлек, сайлап алу һәм финал) узачак.

«Форпост»ның икенче гранты «Страйкфест 3.0»форумын уздыруга җибәрелгән. Проектның максаты-яшьләр эшкуарлыгын үстерү.

Өченче җиңүче проект "Счастливы вместе" яшь гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса