Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы музеенда “Чиккән сөлгем – күңелем көзгесе” чарасы узды

Музейда “ Төхватулла бабайда һәм Мәрьям әбидә кунакта” исеме астында проект эшли.

 Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда әлеге проект эченә кергән “Чиккән сөлгем – күңелем көзгесе” исемле тарихи  чара узды. 

Чараның төп максаты әби – бабаларыбыздан калган мирас - сөлгеләр аша Елховой һәм Түбән Абдул авылларында булган гореф- гадәтләр белән таныштыру, аларны искә алып яңарту иде.   Музей җитәкчесе Мәдинә Мисбах кызы кунакларны әби-бабаларын искә алу белән  башлап җибәрде.

Төхватулла бабай йортында кунакларны музей фонды сакчысы Фаварисова Гөльнара Фәрит кызы Мәрьям әби ролендә каршы алып, сөлгеләр суга торган туку станогы белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә Елховой һәм Түбән Абдул авылының XIX-XX гасырлары дәвамында уңган – булган хатын кызлары тукып-чиккән  ,  алтмыш ике ел дәверендә музей фондында җыелып килгән  берсеннән – берсе матуррак сөлгеләр күргәзмәсен ачылуы белән дәвам итте. Кече фәнни хезмәткәре Минибаева Мәрьям Әсәдулла кызы балалар һәм килгән кунаклар белән, Елховой һәм Түбән Абдул авылы яшьләре  кичке җыеннарда яратып уйный торган, җырлы – биюле “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнатты. Шулай ук Елховой гомуми белем бирү мәктәбеннән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Музаффарова  Лилия  Замир кызы  җитәкчелегендә килгән  сигезенче сыйныф укучылары Түбән Абдул авылы мәданият йорты сәнгать җитәкчесе Шайхетдинова  Лилия Гомәр кызы әзерләгән “ Сөлгеләргә милли бизәк төшерү” мастер – классында катнаштылар.

      Чараның ахырында Мәрьям әби килгән кунакларны борынгы әби-бабаларыбыз кебек, идәндә сырган җәймәләргә утырып, тәмле чәй белән сыйлады, дип хәбәр итә Елховой музее.

 

Фото: Елховой музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса