Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт коллекциясе Петербургның тарихи үзәгендә күрсәтелә

Уникаль коллекцияне анда «Татнефть» хәйрия фонды алып килә.

Шереметев музыка сарае - музеенда кунаклар өчен уникаль «төрки музыка кораллары» күргәзмәсе ачылды. Дөнья аналоглары булмаган әлеге коллекцияне Санкт-Петербургка «Татнефть» хәйрия фонды тәкъдим итә.

Күргәзмәнең үзенчәлеге-аның интерактивлыгы, күргәзмә кунаклары гадәти булмаган экспонатларны карап кына калмый, ә тәкъдим ителгән музыка коралларында уйнауның төп күнекмәләрен дә үзләштерә ала.

Күргәзмәне ачуда «Кадим Әлмәт» этномузыкаль коллективы чыгыш ясады. Кичә тематик фуршет белән тәмамланды, анда кунаклар традицион татар ашларын бәяли алдылар.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса