Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Авыллар Сабантуйга әзерләнә

Халкыбызның милли рухын саклаган төп бәйрәм - Сабантуй якынлаша.

Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү элек-электән килгән гадәт.

Әлмәт җирлеге авыл ху-җалыгы тармагы буенча алдынгы урыннарны яуламаса да, бу тармакта чын фидакарьләр хезмәт куя. Миллилекне, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне, гади хезмәт кешесенә булган кадер-хөрмәтне югалтмауда әлеге халыкчан бәйрәмнең әһәмияте чиксез зур. Быелгы Сабантуй калабызда 11 июньдә, ә авылларда 10 ы көнне узачак. Шәһәр Сабантуена быел яшь эстрада артистларын, төркемнәрен чакырырга уйлаганнар. Әл-мәтлеләр һәм килгән кунак-лар өчен Мәйданда Марат Яруллин, Гүзәлем һәм Салават Миннехановлар, «Казан егетләре» төркеме чыгыш ясаячагы билгеле булды.

Нәрсә генә дисәң дә, Сабантуй бәйрәмнәре авыл җирлекләрендә ничектер гадирәк һәм ихласрак үтә. Районның күп кенә торак пунктларында инде онытылып барган кайбер борынгы гореф-гадәтләр әле дә булса саклануы күңелне иркәли. Мисал өчен, Габдрахман авылында килен булып төшкән кызлар Сабантуй батырына дип милли бизәкләр белән сөлге чигә. Сабантуйга бер атна кала «Яулык җыю» йоласы да нәкъ менә электәгечә үтә - милли киемнәр кигән егет-кызлар тарантасларга утырып, гармуннар белән җырлап урам әйләнәләр, капка төпләренә килеп биеп алалар. Быел авыл Сабантуена «Мунча ташы» артистларын да дәшкәннәр габдрахманлылар. Гадәттәгечә, бәйрәмне оештыруда авыл җирлеге, Мәдәният йорты һәм мәртәбәле спонсорлар үз өлешләрен керткән. Кама-Исмәгыйль, Кичүчат, Яңа Кәшер, Югары Мактама һәм башка авылларда да милли бәйрәмне уздыруга әзерлек эшләре бара.

- Читтән артистлар чакыру өчен бик зур чыгымнар кирәк. Без - гади халык. Үзебез биибез, үзебез җырлыйбыз. Менә авыл халкы, депутатлар шулай бергә кушылып уздырабыз Сабантуйны, алла боерса. Яулык, йомырканы 4 июнь көнне җыябыз. Катнашырга теләгәннәр рәхим итсен безнең авылга, - диде Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина.

Әйе, хак әйтелгән сүзләр. Һәркем үз финансларыннан, үз мөмкинлекләреннән чыгып уздыра инде мондый зур чараларны.

Тик районда быел Сабантуйлар уздырылмаячак авыллар барлыгы да ачык-ланды. Бу - авыл җирлеге башлыкларыннан колак каккан торак пунктлар булып чыкты. Чупай, Мәмәт, Иске Михайловка авылларында милли бәйрәмнәр үткәрелмәячәк икән. Шулай да әле вакыт бар, бәлки кечкенә генә булса да бәйрәм булыр, дип тә әйтә авыл ке-шеләре.

 

Ә менә Түбән Мактама бистәсендә исә Сабантуй ел да бик зурлап, киң колач белән оештырылып килә. Шушындый зур, матур, дәрәҗәле бистә өчен шулай кирәктер дә инде ул. Биредә бәйрәмне тиешле югарылыкта уздыру өчен җаен да, юлларын да таба беләләр бит. Түбәнмактамалылар һәм килгән кунаклар өчен быел мәйданда популяр җырчы Руслан Кираметдинов    чыгыш ясаячак икән.
 

Алда һәркемне күңелле бәйрәм чаралары көтә. Туганнар, дуслар, танышлар белән очрашу мизгелләре дә бүләк итә торган милли бәйрәмнәребез шәһәрдә һәм авылларда күңелле һәм истә калырлык булып узсын иде дип кенә теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса