Иң-иңнәр бил алыша
«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә « Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды.
Бәйге Татарстанда инде 28 елдан артык эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү, аларның шәһәр тормышында активлыгын арттыру, гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм торгызу максатыннан үткәрелә.
Зона этабында Әлмәт муниципаль районыннан 10 номинациядә «Луч» телеканалының «Яңалыклар вакыты» телетапшыруы шеф-редакторы Рәдифә Ногманова, «Татнефть» Хәйрия фонды белгече Светлана Малюткина, инженерлык лицее ди-ректоры Зөлфия Таһирова, «ХимСервис» геологы Владлена Сырвачева, «Игелекле Әлмәт» иреклеләр үзәге җитәкчесе Светлана Шәрәфиева, Junior Joy School балалар үсеше үзәге җитәкчесе Ольга Зотова, ӘМР ветераннары (пенсионерлары) җирле иҗтимагый оешмасының физкультура-сәламәтлән-дерү эше буенча рәисе Гүзәл Идрисова, Әлмәт районы буенча җинаять-башкарма инспекциясе филиалы начальнигы Зөлфирә Батыршина, «Ансар» Хәйрия фонды башкарма директоры Руслан Бажутов, җәмәгать эшлеклесе, мо-билизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәмне оеш-тыручыларның берсе Дамир Батталовлар катнашты.
Зона турында җиңүчеләр республика бәйгесенең финал турында катна-шачаклар һәм үз но-минацияләрендә иң яхшысы исеме өчен көрәшәчәкләр.
Бәйге якты шәхесләрне һәм талантларны ачуның чын бәйрәменә әверелде. Хатын-кызлар тормышның төрле өлкәләрендә күр-сәткән үзенчәлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Аларның үз алларына катлаулы бурычлар куя белүләре генә түгел, бил-геләнгән максатларга ире-шә, камиллекнең югары үрләрен яулый белүләре дә сокландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа