Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дөньякүләм опера йолдызы Аида Гарифуллина Әлмәттә чыгыш ясады

Ике сәгать дәвамында барган концерт тамашачыларда онытылмас тирән тәэсирләр калдырды.

Дөньякүләм операның һәм милләтебез сәнгатенең якты йолдызы Аида Гарифуллина Әлмәттә «Нефтьче» мәданият сарае сәхнәсендә чыгыш ясады.


Опера җырчысы Мәскәү театры солисты, лирик тенор иясе Алексей Татаринцев белән бергә испан, итальян, рус телләрендә әсәрләр башкардылар. Резеда Ахиярованың «Сөембикә» ариясе Аида Гарифуллина башкаруында аеруча күңелгә үтеп керерлек тирән моң белән агылды.

Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестры башкаруындагы «Шүрәле» балетының туй биюе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәнергә мәҗбүр итте. Бу иң югары дәрәҗәдәге чын сәнгать бәйрәме булды.


 Әлмәтлеләргә шушындый онытылмас мизгелләр бүләк иткән «Татнефть»кә  зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса