Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сезнең китап киштәгезгә

Китаплы тормыш күңелсез булмый

Телевизор карап туйды халык, компьютерда да шул бер «тормыш». Кулга китап тотып, бар дөньяңны онытып, җанга тынычлык, җылылык алуга ни җитә?!

Аның буяу исләре күпләребезне самими балачакка, атнага ничә тапкыр китапханәгә йөгергән рәхәт үткәнгә алып кайта. Шушы көннәрдә редакциябезгә «Казан утлары» китапханәсе сериясеннән яңа китаплар кайтты.

Соңгы елларда проза жанрында актив иҗат итүче Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабына «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьлары кергән. Әлеге әсәрләрдә хәзерге заманда адәм балаларының рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана.

Күренекле татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабына кергән әсәрләре сәяхәтнамә жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы тавтар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да Ринат Мөхәммәдиевнең әсәрләрен укыганда укучының күз алдында гүзәл манзаралар җанлана, милли рух халык язмышы турында уйланырга этәрә.

Чаллыда яшәп иҗат итүче талантлы язучы Лилия Гыйбадуллинаның китабы исә татар милли көрәшен яктырткан документаль повесть. «Рәкыйп Хәмитов. Копченый» дип аталган әлеге әсәр «Казан утлары» китапханәсенең ундүртенче китабы.

 

Көрәш - Сабантуйлар бизәге генә түгел, ә татар халкының генетик куәтен барлап, ныгытып куя торган бер билге дә. Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы,   18 тапкыр Чаллы Сабантуе батыры Рәкыйп Хәмитов бик борынгы татар җирләрендә көрәшче геннарының әле исән, аның ни дәрәҗәдә көчле икәнен раслаган шәхесләребезнең берсе.
 

Безнең халык элек-электән китапка хөрмәт белән караган. Әти-әниләребез дә, нинди генә авыр эшләрдә эшләмәсеннәр, китап укырга вакыт табалар иде. Бүген исә, тормышыбыз көннән-көн алга барганда, әйдәгез, без дә алардан калышмыйк әле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса